Бүген нурлатлылар Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр: шәһәрнең үзәк мәйданында халык күңел ачты. Бөек ураза алдыннан атна дәвамында билгеләп үтелә торган бәйрәм ел буена иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.
Нурлатлылар моның шулай икәнлегенә үзләре дә инана алды: бәйрәм-йолалар буенча әйлән-бәйлән, җыр-бию, коймак белән сыйлануларга бай булды. Балалар өчен спорт-күңел ачу мәйданчыклары оештырылды, анда алар бик теләп актив һәм күңелле уеннарда катнаштылар, ярышларда осталык, җитезлек һәм логик фикерләү осталыгы сыналды, мастер-класслар эшләде, милли-мәдәни берләшмәләр дуслык әйлән-бәйләненә чакырдылар.
Балалар да игътибарсыз калмаган: җирлекара үзәк китапханә алар өчен импровизацияләнгән коймак - “кояш”лар пешерү уенын әзерләгән. Сәүдә нокталары эшләде, анда җирле җитештерүчеләрнең продукциясе тәмлелеген татып карарга һәм кайнар чәй белән җылынырга мөмкин иде.
Шулай ук “Театраль” скверы сәхнәсендә театральләштерелгән тамаша һәм бәйрәм концерты да бара иде. Мәйданда Май чабу карачкы - курчаклардан күргәзмә оештырылды. Район башкарма комитетының мәдәният һәм мәгариф бүлекләре “Веснянка Яриловна” дигән масленица курчагына конкурс үткәрделәр. Авыл Мәдәният йортлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары Май чабу бәйрәменең ачык һәм креатив атрибутларын әзерләде. Курчаклардан күргәзмә бәйрәмнең чын бизәге булды, ул шәһәр халкына һәм балаларга ошады, һәм матур фотозона булып хезмәт итте. һичшиксез, күпчелек нурлатлыларның гаилә архивларында ул көнне онытылмас фоторәсемнәре барлыкка килде. Нурлат халкын һәм шәһәр кунакларын район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде һәм халык бәйрәме белән котлады.
«Май чабу бәйрәменең тарихы ерак гасырларга китә, һәм без ата-бабаларыбызга рәхмәтле, алар аны саклап, безгә тапшырганнар, һәм бүгенге көндә бу традицияләрне саклап калу һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру безнең бурычыбыз», - диде Алмаз Сәлимович, аның рус халкы тарихында әһәмиятен билгеләп. Халык күңел ачулары азагында «Веснянка Яриловна» район конкурсына йомгак ясалды: беренче урынга Нурлат гимназиясе чыкты, икенче урында - «Чишмәкәй» балалар бакчасы. Өченче урынны Мамык, Сәләнгеш, Төрнәс, Егоркино авыл клублары, Каравыл тавы күпфункцияле үзәге бүлеште. Җиңүчеләргә грамоталарны Нурлат районы Советы аппараты җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова тапшырды.
Традицион рәвештә карачкыны яндыру - бәйрәмнең иң кызыклы мизгеле булды, бу кыш белән хушлашу һәм язны каршылауны аңлатты.