Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 14 мартта иртәнге 9дан кич сәгать 6га кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 14 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан 15-17 м/с тизлектә көчле җил, буран көтелә.
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез урыны белән кар, буран. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -13..-17°, аязган вакытта -18..-21° ка кадәр. Көндез максималь һава температурасы -3..-6°. Юлларда бозлавык.
Буран чыкканда:
Шуымый торган һәм уңайлы аяк киеме кияргә киңәш ителә. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.
Буран һәм көчле җил юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Тәртипсез маневрлар ясаудан һәм хәрәкәт итү вакытында юлда кискен туктап калудан сакланырга, юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә.
Җил көчәйгәндә:
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.