Нурлат районында район Спартакиадаларының беренче чаңгы этабы узды

2021 елның 13 марты, шимбә

Татарстанда Спартакиадалар быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

“Ак барс” спорт үзәге базасында авыл җирлекләре, шулай ук район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында район Спартакиадасының беренче этабы узды.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде. Спартакиадалар икенче ел рәттән 12 һәм 10 спорт төре буенча уза. Беренче чаңгы этабында 5 авыл җирлеге командасы, 4 предприятие һәм учреждение коллективлары катнашты. Һәр команданы дүртәр катнашучы - 2 хатын-кыз һәм 2 ир-ат тәкъдим итте, алар эстафетада  ярышты. Авыл җирлекләре арасында иң яхшы нәтиҗәне Иске Чаллы авыл җирлеге командасы күрсәткән, икенче урында - Чулпан, өченче урында - Әмзә авыл җирлекләре. Район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында мәгариф бүлеге командасына тиңнәр булмады, икенче урынны коррекцион мәктәп-интернат коллективы, өченче урынны НУАД алды.

Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырылды, ә район Спартакиадасы йомгаклары буенча җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International