Нурлат табиблары шәһәр коллективлары белән очрашалар һәм лекцияләр укыйлар

2021 елның 13 марты, шимбә

Нурлат РҮХ табиблары район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, республика һәм районда COVID-19 буенча эпидемиологик хәл, авыруның төп симптомнары, лаборатория диагностикасы һәм вакцинациянең файдасы турында лекцияләр белән шәһәр предприятиеләренә һәм оешмаларына барып лекция укуны дәвам итәләр. Мондый очрашулар Лукойл, 125 ПСЧ коллективлары белән узды инде.

Ә җомга көнне табиблар элеваторда булды. Алар битлекләрне ничек дөрес киеп йөрү, дезинфекция чараларын, тире антисептикларын куллану турында сөйләделәр, шулай ук социаль дистанцияне саклау зарурлыгын билгеләделәр. Лекциядә якынча 70 кеше булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International