Вокаль бүлегендә белем алучы укучылары татар телендә җырлар башкарды. “Сәләт” балалар сәнгать мәктәбендә узган “Туган телдә җырыбыз” дип исемләнгән концерт яз кебек җылы һәм матур булды. Сәхнәдә сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә белем алучы талантлы укытучы Роза Әхмәтҗанова укучылары чыгыш ясады. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында ул бу ямьле концертның инициаторы һәм оештыручысы булды.
Роза Ирек кызы укытучылык эшчәнлегенә 45 ел гомерен багышлаган, шуларның 25е Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә узган. Бу еллар эчендә мөгаллим остазлары үрнәгендә бу юлны сайлаган дистәләгән талантлы вокалчы тәрбияләгән. Моннан тыш, Роза Әхмәтҗанова татар милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә, үз шәкертләрендә туган телгә мәхәббәт, традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт уята.