Бүген “Милли туйлар” район социаль проектына старт бирелде - Никахлашулар сараенда этник стильдә үз мөнәсәбәтләрен Рәзил Мөхәммәтҗанов һәм Ландыш Сафиуллина теркәде. Никахны теркәү милли-татар стилендә узды: яшьләрне бусагадан ук җанлы халык көйләре каршы алды, кияү белән кәләшнең әти-әниләре дә балаларының туйларын татар рухында үткәрү идеясен хуплап, милли киемнәр киделәр. Ландыш татар халкының гореф-гадәтләре буенча булачак кайнатасы һәм кайнанасына түбәтәй белән яулык бүләк итте. Милли ризыклардан яшьләргә бүләк итеп бирелгән баурсак татар халкына хас кунакчыллыкны, гаилә бәхетен символлаштырды. Кияү белән киленне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлап, аларга ак бәхетләр һәм матур тормыш теләп, бүләкләр тапшырды.
Нурлат районында «Милли туйлар» проекты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла. ЗАГС бүлеге мәгълүматы буенча, никахны милли рухта теркәү идеясен өйләнешергә гариза биргән тагын берничә пар хуплаган.