Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары Казан шәһәренең «Локомотив» спорт комплексы базасында уза.
Бүген нурлатлылар Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының беренче - чаңгы этабында катнаша. Һәр районнан стартка чаңгычыларның иң әзерлекле командалары чыкты, һәр район җыелма командасы составында - ике ир-ат һәм ике хатын-кыз. Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы физик культураны, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, шулай ук Татарстан Республикасында дәүләт хезмәткәрләрен физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Нурлатның муниципаль хезмәткәрләрен ел дәвамында волейбол, йөзү, теннис, бадминтон һәм башка спорт төрләре буенча киләсе этаплар көтә.