Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин «РИТЭК» ҖЧҖнең «ТатРИТЭКнефть» территориаль җитештерү предприятиесе хезмәткәрләренең йомгаклау конференциясендә катнашты. Конференциядә 2020 елда «ТатРИТЭКнефть» территориаль җитештерү предприятиесендә эш бирүче һәм Берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы арасында Коллектив шартнамәнең үтәлешенә йомгак ясадылар.
Бу мәсьәлә буенча «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары - «ТатРИТЭКнефть» территориаль җитештерү предприятиесе директоры Николай Нефедов зур мәгълүмат бирде. Аны «ТатРИТЭКнефть» ССП беренчел профсоюз оешмасы рәисе Гүзәл Әһлиуллина тулыландырды. Монда башка мәсьәләләр дә каралды, шулай ук «РИТЭК» ҖЧҖ хезмәткәрләре конференциясенә делегатлар сайладылар.
Конференция барышында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашучыларны районның социаль-икътисадый күрсәткечләре, агымдагы елга өстенлекле планнар белән таныштырды һәм «ТатРИТЭКнефть» территориаль җитештерү предприятиесе коллективына алга таба уңышлар теләде.
Конференция бүләкләү белән тәмамланды.