Нурлат районында умартачылар ассоциациясе төзелә

2021 елның 12 марты, җомга

Шәһәр Мәдәният сараеның кече залында Нурлат районы умартачыларының оештыру җыелышы узды. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узган җыелыш эшендә умартачылар, авыл җирлекләре башлыклары, “Сәләнгеш урманнары” һәм “Нурлат балы” кооперативлары әгъзалары катнашты.

Алмаз Сәлимович, катнашучыларны сәламләп, Нурлат районы умартачылары ассоциациясен булдыру зарурлыгы турындагы мәсьәләләргә җентекләп тукталды. «Күпчелек умартачылар билгеле бер күләмдә бал ала торган физик затлар булып торалар, ә инде сүз җитештерү үсеше турында барганда, алар сертификация, экспорт һәм башкалар проблемалары белән очрашалар. Умартачылык, проблемаларны хәл итү һәм дәүләт ярдәмен алу өчен, авыл хуҗалыгы тармагы буларак күренергә тиеш. Тармакны ныгыту һәм алга җибәрү өчен умарталарның продуктивлыгын арттырырга, үз брендын эшләргә һәм үстерергә кирәк. Шуңа күрә район умартачылары ассоциациясен төзү мөһим», - диде ул.

Алмаз Әхмәтшин Ассоциациянең төп бурычларын әйтеп үтте. Ул районда бал җитештерү күләмен үстерергә һәм арттырырга теләгән барлык нурлатлыларга ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте. Биредә үк район башлыгы "Сәләнгеш урманнары" кооперативы рәисе Юрий Ерховка бал аерту өчен җиһаз алуга сертификат тапшырды.

Әлеге кооператив Сәләнгеш һәм Зүзәйдән 11 умартачыны берләштерә. "Кооперативны күптән түгел - февральдә оештырдык, - диде Юрий Николаевич. - Хәзер оештыру эшләре белән шөгыльләнәбез, башлангыч этапта безгә крем-бал җитештерү җайланмасын сатып алырга кирәк, шулай ук умарта йөртү өчен махсус прицеплар алу мөһим. Хәзер проблемаларны бергәләп хәл итү күпкә җиңелрәк булыр дип уйлыйбыз". Җыелышта шулай ук умартачылыкны үстерү өчен дотацияләр, субсидияләр һәм кредитлар мәсьәләләре дә күтәрелде, алар буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов чыгыш ясады.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Фаил Ивандеев умарталарны пестицидлар белән агулануын булдырмау чаралары турында, Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев бал кортларын лаборатор тикшерүләр һәм бал сыйфатын билгеләү турында сөйләде.

Җыелышны алып барган Нурлат шәһәре Советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров районыбызның умартачылар ассоциациясе эшен оештыру мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

Моңа беренче адымнар шушында ук ясалды: биредә катнашучылар бертавыштан үрнәк Уставны расладылар, Ассоциация Советы составын сайладылар, әгъза взносларының күләмен билгеләделәр.

Моннан тыш “Сәләнгеш урманнары” кооперативы рәисе Юрий Ерховны башкарма директор итеп сайладылар, шулай ук район умартачылар ассоциациясе ревизоры итеп  аквакультура һәм умартачылык буенча белгеч Әлфия Бильданова сайланды.

Бүгенге көндә районда 535 умартачы, 7371 умарта оясы исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International