Нурлат халкын шимбә көнне Май чабу бәйрәменә чакыралар

2021 елның 12 марты, җомга

Май чабу бәйрәме чараларының иң кызган мәле. Бу шимбәдә, 13 мартта, Нурлатның үзәк мәйданында да Күңел ачу бәйрәме узачак.

Бу көнне балалар өчен һәм спорт-күңел ачу интерактив мәйданчыклары, сәүдә нокталары эшләячәк. Май чабу "кояшчык"ларының кызыклы вариантларын коймак әзерләү буенча мастер-класста тәкъдим итәчәкләр. Ә районның милли-мәдәни берләшмәләре дуслык әйләнәсенә чакыралар.

Бәйрәм программасында шулай ук театральләштерелгән тамаша һәм концерт. Язны каршылауга багышланган халык бәйрәме кышның традицион карачкысын яндыру белән тәмамланачак.

Бәйрәм чаралары сәгать12.00дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International