Традиция буенча, нәкъ менә бу көнне Масленица хөрмәтенә чын күңел ачу чаралары башлана. "Бүген масленицаның дүртенче көне «Күңелле биюләр» ("Разгуляй") билгеләп үтелә. Ул Май чабу атнасының иң дәртле көне - уеннар һәм күңел ачулар кызган көннәр дип саналган. Пәнҗешәмбе көнне Масленица хөрмәтенә чын күңел ачулар башлана: кешеләр таудан шуып, таганнарда атынып, атларда йөреп күңел ачканнар. Бу көнне без дә Нурлат балалары өчен уеннар, конкурслар белән күңелле бәйрәм оештырырга булдык», – дип билгеләде шәһәр Мәдәният сарае директоры Рамилә Камалетдинова. Шәһәр Мәдәният сарае коллективы яшь нурлатлылар өчен чын бәйрәм оештырды: балалар бәйрәм геройлары белән бергә җырлады һәм биеделәр, ике командага бүленеп ярышларда катнаштылар. Ә аннары самавырдан коймак белән кайнар чәй эчтеләр. Бәйрәм барысының да күңелен күтәрде, бергәләп күңел ачтылар һәм бәйрәм иттеләр. Чөнки халык ышанулары буенча, һич тә күңелсезләнергә ярамый. Бу яз җитүгә комачаулый дип санала икән.