Нурлат гимназиясендә коррупциягә каршы торуга багышланган дәрес узды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Бүген М.Е.Сергеев исемендәге шәһәр гимназиясендә коррупциягә каршы тору юнәлешендәге дәрес үтте. Гадәти дәресләрдән ул мактаулы кунаклар булуы белән генә түгел, ә аның инициаторы һәм оештыручысы булып гимназия укучысы Мирослав Нефёдов чыгыш ясавы белән дә аерылып торды. Күптән түгел ул Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча яшь ярдәмчеләре республика мәктәбендә укулар узды. Уку вакытында алган белемнәрен гимназистлар белән дә уртаклашты. "Минемчә, коррупция кебек тискәре күренеш безнең тормышта урын алырга тиеш түгел. Бу мәктәптә укуым узуга мин бик шат һәм хәзер бу проблема турында үз яшьтәшләремә дә сөйли алам», - дип сөйләде «Нурлат-информ» хәбәрчесенә Мирослав Нефёдов. Дәрес коррупциягә каршы биатлон форматында узды.  Чара бик җитди темага багышланган булса да, гимназиянең өлкән сыйныф укучылары коррупциягә каршы көрәш методлары буенча үз идеяләрен белдерделәр, бу мәсьә буенча үз чишелешләрен тәкъдим иттеләр. Моны чараның кунаклары да - район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рузель Гыйләҗев, шәһәр Советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров, шәһәр Советында “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Гүзәл Әһлиуллина һәм мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Чәчәк Газизова да билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International