Нурлатта депутатлар «Мәгариф» милли проекты кысаларында мәктәпләрнең шахмат зоналарын җиһазландырырга ярдәм итә

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Шәһәр Советы депутатлары тагын өч мәктәпкә шахмат һәм шахмат сәгатьләре бүләк иттеләр.

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә шахмат зоналарын булдыруны, балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыруны, шулай ук тиешле шартлар тудыру юлы белән эчтәлекле ял итүне оештыруны күздә тота.

Проектка шәһәр һәм район Советлары депутатлары да актив кушылды. Шушы көннәрдә 1 нче, 4 нче һәм 8 нче шәһәр мәктәпләренең шахмат зоналары тагын ике шахмат һәм шахмат сәгате белән тулыланды.

Укучыларга мондый бүләкләрне Нурлат шәһәре Советы депутатлары Николай Липатов, Иршат Хөснетдинов һәм Николай Блинов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International