Нурлатлыларга пластикның төрләрен аерыру тәртибен һәм аны эшкәртүгә тапшырырга кирәклеге турында сөйләделәр

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүгенге көндә бер тапкыр кулланыла торган пластик (бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, пакетлар, шешәләр һәм төрле савытлар һәм пластик чүп-чарның башка төрләре) җитештерелә һәм аның бары тик зур булмаган өлеше кабат куллануга яки эшкәртүгә җибәрелә. Чүплеккә яки әйләнә-тирәлеккә эләккән пластик табигый рәвештә таркалмый, ул вак кисәкчекләргә таркала һәм бик зур территорияләрне пычратып азык чылбырларына эләгә. БМО экологлары мәгълүматлары буенча, ел саен океанга 13 миллион тоннага якын пластик калдыклар эләгә, һәм, әгәр без бу агымның чыганагын туктатмасак, вәзгыять безнең планета өчен кире кайтмаслык булырга мөмкин. Ел саен 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне девизы булып, 2021 елда «Пластик материаллар белән пычратуга каршы көрәш» тора. Табигатьне пластик калдыклар белән пычранудан икенчел эшкәртү ярдәмендә сакларга мөмкин. Нәтиҗәдә, полиэтилен калдыклары янә яңа эшләнмәләр җитештерү өчен кулланыла. Икенчел эшкәртү әйләнә-тирә мохитне тискәре йогынтыдан сакларга һәм чүплектәге чүп-чар күләмен киметергә ярдәм итә. Пластик калдыкларны аерым җыю нигезендә махсус контейнерларга тапшырырга мөмкин, әгәр сездә пластиктан җитәрлек күләмдә әйберләр җыелса, аларны төрләргә бүлеп, кабул итү пунктына тапшырырга кирәк. Маркировканы өйрәнеп, төргәкнең нинди пластиктан эшләнгәнен белергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International