Иске Чаллы тыл хезмәтчәненә 90 яшьлек юбилее уңаеннан шәхси котлау тапшырылды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Нурлат районының Иске Чаллы авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне Нилова Зоя Николаевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин котлап, Зоя Николаевнага РФ Президенты Владимир Путинның шәхси котлау хатын тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесе Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән җылы котлауларын җиткерде, юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Нурлат районының Иске Чаллы авылы - Зоя Николаевнаның туган ягы.  Юбилярның сүзләренә караганда, беркайчан да туган авылыннан китәргә уйламаган. Пенсиягә чыкканчы "Көрәш" ( ул чорларда шулай дип атала, аннары Синдряков исемендәге колхоз) колхозында төрле эшләргә йөри, Ындыр табагында, чөгендер эшкәртә. Тормыш иптәше Михаил Петрович белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, 2 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта авылда улы Николай белән зур һәм иркен йортта яши. Олы яшьтә булуына карамастан,  өй эшләрендә һәм бакча янындагы эшләрдә бик теләп булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International