Килешүгә тантаналы шартларда кул куелды. Бүген Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы рәисе Разия Садретдинова 2021 елга ике яклы килешүгә кул куйдылар.
Моңа кадәр район ветераннар советы эшчәнлеге турында сүз булды. Разия Садретдинова җирле оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Бүгенге көндә 28 башлангыч оешмада ул 17 меңнән артык пенсионерны, сугыш һәм хезмәт ветераннарын берләштерә. Узган ел ахырында оешуына 40 ел тулуны билгеләп үткән Совет май аенда хисап-сайлау конференциясе үткәрергә әзерләнә. «Безнең оешма дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бу районда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны борчыган теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ветераннар оешмасы рәисе. Биредә ул район Башлыгына рәхмәт белдерде, соңгы елларда шәһәрдә һәм авылларда барлыкка килгән иҗтимагый киңлекләр өлкән яшьтәге кешеләрнең актив яшәү рәвеше өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачуын билгеләп үтте. Актив пенсионерлар саны елдан-ел арта, скандинавиячә йөрү белән шөгыльләнәләр, велосипедта йөриләр, үзләренең футбол, волейбол командалары бар. Ветераннар атнага өч тапкыр бушлай Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе бассейнында шөгыльләнәләр., «Бораулаучы» спорт үзәгендә ике сәламәтлек төркеме эшли, өлкәннәр шахмат-шашка клубына йөри. Алмаз Сәлимович бу юнәлештә эшне дәвам итәргә, спорт мәйданчыкларына тагын да күбрәк пенсионерларны, шәһәрнең төрле микрорайоннарында, авыллардагы паркларга, скверларга, стадионнарга, «Ак Барс» спорт үзәгенә җәлеп итәргә, алар өчен төрле юнәлештәге клублар оештырырга чакырды.