Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 10 мартта төнге 11дән 11 мартта көндезге сәгать 10га кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2021 елның 11 мартында төнлә һәм иртән урыны белән көтелә.

  • күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булган томан.
  • һава температурасы -25,..-27гә кадәр төшәргә мөмкин, аязган вакытта -32 гә кадәр (Казанда -25кә кадәр) түбән урыннарда..-28˚).

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә.

Көнкүреш электр приборларын һәм мичләрне кабызган хәлдә, шулай ук кече яшьтәге балаларны өйдә игътибарсыз калдырмагыз. Янып калган мичне карап торуны балаларга йөкләмәгез.

Һәлакәтләр булмасын өчен машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл һәм җәяүлеләр хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзара әдәплелек күрсәтергә кирәк.

Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Шуымый торган аяк киеме кияргә.

Томан вакытында:

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 

  1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урам аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак   булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
  3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән  файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт алдыннан каршы якка чыкмаска;
  5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.
  6. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга.

Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә. Ерактан яхшы күренүчән жилет кулланырга яки өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.

Машина йөртүчеләргә:

 

  1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда юл күчешләреннән, узып китүләрдән, узышулардан баш тартырга;
  2. Автомобильнең техник төзеклегенә, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
  3. Кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
  4. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә;
  5. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш;
  6. Җанлы хәрәкәт урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм сөзәк урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International