Нурлатта балалар рәсеме конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген Нурлат ДОСААФ җирле оешмасында “Илне яклаучылар һәм саклаучылар” район патриотик рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү узды. "Конкурсны без оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында игълан иттек. Яшь нурлатлыларның анда бик теләп катнашуларына без бик шат. Планда -  аны традицион итү", - дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында ДОСААФның Нурлат җирле оешмасы рәисе Радик Гыйниятуллин. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина да биредә изге теләкләрен җиткерде.

Конкурсның жюри хөкеменә 80ләп эш тәкъдим ителгән. Балалар танклар, самолетлар, чик сакчыларын, хәрби корабльләр, бәйрәм открыткалары һәм башкаларны ясадылар. Конкурсны оештыручылар аларның барысы да бик яхшы булуын билгеләп үттеләр, ләкин чара конкурс характерында булганлыктан, һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне сайларга туры килде.

«Тиенкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче 6 яшьлек Камилә Солтанова  рәсемендә гаиләсенең төп сакчылары-әтисе һәм ике бабасы сурәтләнгән. “Ә алар янәшәсендә без – сеңлем  Эльвина белән. Мин рәсемне карандашлар белән ясадым һәм җиңүче булыр өчен бик тырыштым", - дип уртаклашты Камилла. Аның иҗади эше 1 нче урынга лаек булган, аның белән бергә җиңү шатлыгын уртаклашырга әнисе һәм тәрбиячесе дә килгән. Педагог Светлана Имукова сүзләренә караганда, рәсем конкурсы иң элек мәктәпкәчә учреждениедә узган, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшыларын район этабына сайлаганнар. Иҗади ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар конкурсны оештыручылардан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар, ә балалар ясаган патриотик рәсемнәр күргәзмәсе ДОСААФ җирле оешмасы фойесының чын бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International