Нурлат районы Иске Чаллы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Нилова Зоя Николаевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе җылы котлауларын җиткерде һәм нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Зоя Николаевнаның туган ягы-Нурлат районының Иске Чаллы авылы. Юбилярның сүзләренә караганда, беркайчан да туган авылыннан китәргә уйламаган. Пенсиягә чыкканчы "Көрәш" ( ул чорларда шулай дип атала, аннары Синдряков исемендәге колхоз) колхозында төрле эшләргә йөри, ындыр табагында эшли, чөгендер эшкәртә.
Тормыш иптәше Михаил Петрович белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 2 оныгы, 4 оныкчыгы бар.
Хәзерге вакытта авылда улы Николай белән зур һәм иркен йортта яши. Олы яшьтә булуына карамастан, өй эшләрендә һәм бакча янындагы эшләрдә әле дә теләп булыша.