Биккол мәдәният йортында авыл халкы катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар узды. Бәйрәм алдыннан биредә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" традицион конкурсының авыл этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел сәхнәгә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр: Әминә Шәвәлиева, Разия Кәримова, Хафиз Сафаргалиева, Гүзәлия Вилданова һәм Нәсыйх Әхмәтвәлиев чыкты.
Быел беренче тапкыр үткәрелгән “Татар кызы” бәйгесе матурлык һәм яшьлек бәйрәме булды. Конкурста катнашучылар үзләренең күркәмлелеген, матурлыгын, талантын, аш-суга осталыкларын, иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр. “Татар кызы” исеменә Динара Закирова ия булды, ә башка катнашучылар - Гөлинә Закирова, Рәзилә Сөнгатуллина, Илүзә Закирова һәм Диана Закирова төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип танылдылар.