Нурлатта яшәүче Рахилә Мөхәммәтшина өчен һөнәре язмышына әйләнгән

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Хезмәтенә күрә хөрмәте, диләр халыкта. Бу сүзләр Нурлаттан Рәхилә Мөхәммәтшинаның һөнәри юлын тулысынча чагылдыра. Нурлат элеваторында 30 ел эшләү дәверендә тупланган кыйммәтле хезмәт тәҗрибәсе һәм осталыгы белән ул һәркем өчен үрнәк булып тора ала. Предприятиегә диспетчер булып эшкә урнаша һәм менә чирек гасыр инде шул вазыйфасын намуслы итеп башкара - ул җитештерү участогы мастеры. Мондый җаваплы эшне башкару, хәтта ир-атларның да көченнән килми, беренче чиратта, оештыру сәләтен һәм кешеләр белән уртак тел таба белүне таләп итә.

Чөнки аның җитәкчелегендә 12 сәгатьлек сменада 15кә якын кеше эшли. “Безнең участок хезмәткәрләре кырлардан ашлык кабул итүдән башлап аны саклап калу һәм төяп җибәрүгә кадәр бөтен эшне башкаралар”, - дип таныштырды Рәхилә Миндаровна. “Бу - җитди эш, чөнки ашлык сыйфатын саклау турыдан-туры монда эшләүче кешеләр тарафыннан үз бурычларын төгәл һәм җаваплы башкаруга бәйле. Ашлык әзерләү чорында бу аеруча мөһим, чөнки күпчелек эшчеләр  - сезон вакытында, вакытлыча гына эшләүчеләр.

Рахилә Миндаровнага эшне җайга салырга бары тик аңа гына хас сыйфатлар ярдәм итә. Ул һәркем белән дә ягымлы, тыныч, бик игътибарлы. Һәркем өчен җылы сүз табар, киңәш бирер, эш процессының бөтен нечкәлекләрен сабыр гына аңлатыр. Нәтиҗәле булсын диеп эшли. Аның һөнәри һәм шәхси сыйфатларын җитәкчелек тә югары бәяли. Элеваторда эш процессының барлык этапларында бурычларны вакытында һәм сыйфатлы башкарырга кирәк, монда Рахилә Миндаровнага тиңнәр юк. Ул үз эшен бик яхшы белә, аны намус белән башкара, җитештерүнең сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге өчен җан ата. Аны коллективта да хөрмәт итәләр” - дип бәяли Нурлат элеваторы генераль директоры Мансур Гайфуллин.

Тиздән Рәхилә Миндаровна 60 яшьлек юбилее уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итәчәк. Ә иң җылы һәм назлы сүзләрне аңа, әлбәттә, аның якыннары - яраткан уллары һәм оныклары әйтер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International