Программада катнашу өчен төп критерийлар - торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу (яшәү урыны буенча Башкарма комитетта исәпкә куелу), түләү сәләте (банкта алдан хупланган ипотека заемы турында белешмә яисә үз тупланмалары) һәм ир белән хатынның яше 35 яшьтән артмаган булуы. «Нурлат муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында беренчел, икенчел базарларда торак сатып алу һәм торак йорт төзүне тәмамларга мөмкин. Шулай ук, банк белән килешү төзегәнгә кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелу шарты белән, ипотека заемын каплау мөмкин.
«Нурлат муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын гамәлгә ашыруның гамәлдәге тәртибенә ярашлы рәвештә, марттан 31 майга кадәр 2022 елда түләүсез субсидия алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлеген формалаштыру буенча эш алып барыла.
Программада катнашу өчен яшь гаиләләр Башкарма комитетның торак сәясәте бүлегендә түбәндәге адрес буенча тулырак мәгълүмат алырга мөмкин: Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117 йорт, 20 нче кабинет, тел:8(84345)3-19-19