Аларга чәчәкләр һәм Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләкләр тапшырылды. Бүген Халыкара хатын-кызлар көнендә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Ралия Ханеева ветераннарны - бөтен тормышлары һәм эшчәнлеге безнең район һәм шәһәр язмышы, шулай ук партия эше белән бәйле сәяси совет әгъзаларын котлады. "Аларның һәрберсе тирән ихтирамга лаек. Любовь Никифоровна Газизуллина бөтен гомерен тимер юл тармагына багышлады, актив рәвештә партия эшен алып барды. Флюра Рәшид кызы Ногуманова күп еллар җитәкче урыннарда эшләде һәм "Бердәм Россия" җирле бүлеген оештыруның башында торды. Вера Григорьевна Хоменко, Мария Михайловна Спасова да үз вакытында партия лидерлары иде һәм үзләренең бай тәҗрибәләрен хәзерге буынга партиялеләргә тапшырдылар. Алар тормышның, хезмәт сөючәнлекнең һәм Ватанга мәхәббәтнең чын үрнәге булып тора», - диде Ралия Йосыфхан кызы. “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин исеменнән ул ветераннарга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды, рух күтәренкелеге, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә бәхете һәм озын гомер теләде.