Талантлы кеше беркайчан да эшсез калмаячак. Моны үз мисалында кондитер һәм декоратор Оксана Мужкевич исбатлый. Аның үз һөнәрендә төп принцибы - үз эшеңне яратырга һәм һәрчак камилләшеп торырга. "Һәр кеше өчен кечкенәдән үк үз-үзеңне тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр ачыла, иң мөһиме синең җаның нәрсәгә ятканын тоярга һәм аңларга кирәк", - ди Оксана Владимировна. Аның кондитер эшендә беренче адымнары өйдәгеләрне тәмле бәйрәм торты белән сөендерү теләгеннән башланган. Якыннары аны лаеклы бәяли, бу баллы бизнес белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүгә этәргеч була. Эш башлаганда кайбер шикләре туса да, баллы ризык белән сыйланып, аны бәяләү өчен чакырылган дусларының мактау һәм соклану сүзләре бу шикләрне тулысынча тараткан. Нәкъ менә аларның рекомендацияләре буенча беренче заказлар килгән. Соңрак Оксана Мужкевич тортлар пешерү һәм мастикадан фигуралар ясау буенча махсус курслар уза, танылган кондитердан яраткан эшенә өйрәнә. Аның өчен кулинария сәнгатендә торт ясау - рәссам өчен уйлардан сәнгать әсәре туучы киндер тукыма кебек. 2019 елдан башлап үзмәшгуль кондитер буларак эшли. "Мин үз эшемне бик яратам. Миңа кешеләргә яхшы кәеф бүләк итү, кемнеңдер бәйрәмен тәмлерәк һәм ямьлерәк итү ләззәт бирә. Моны ни өчен эшләвеңне аңлау мөһим. Мин, мәсәлән, кешеләрне баллы ашау бәхетле итә дип ышанам", - дип әйтә Оксана Владимировна.
Ул шулай ук сатып алынганны яратмый, аңа үз куллары белән барысын да ясавы ошый, дип белдерде. Бу татлы десертлар әзерләүгә дә, фотога төшерү өчен локацияләр уйларп табуга да кагыла. Кыскасы, бу - Оксана Мужкевич иҗатының тагын бер үзенчәлекле ягы.
Барысы да балалар бәйрәмнәрен бизәү өчен популяр мультфильмнарның курчаклар-персонажларын ясаудан башланды.
Ә алга таба күбрәк – кечкенә генә бинаны арендага алган, анда фотосессияләр өчен интерьерлар студиясе булдырган. Соңрак икенче зуррак бинага күченгән. Туй, балалар һәм портрет фотосессияләре өчен романтик һәм стильле локацияләр кабатланмас, истәлекле фоторәсемнәр күңел атмосферасы тудыра. "Бу мизгелләрдә мин кешеләргә шатлык бүләк итүнең никадәр мөһим булуын аңлыйм", - дип йомгаклый Оксана Мужкевич.