Валентина Тяжова һәрчак әни булырга хыялланган

2021 елның 8 марты, дүшәмбе

Бәхетле хатын-кыз, өч малай Илья, Кирилл һәм Александрның кайгыртучан әнисе –-Валентина Тяжова фикеренчә, хатын-кыз өчен тормышта балалар үсә торган зур тату гаиләгә караганда да көнләшерлек язмыш юк. "Минем хыялым тормышка ашты, мин һәрвакыт әни булырга хыялландым. Һәм хәзер миңа биргән бәхетем өчен һәр көн язмышка рәхмәт укыйм, - ди Валентина Тяжова. Олы уллары Илья сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлый,  «Незабудки» коллективы составында берничә тапкыр төрле конкурсларда җиңүче һәм призер була. Кирилл спорт белән шөгыльләнә, бокс секциясенә йөри. Ә иң төп ярдәмчесе – кече улы Саша,  әнисен шигырьләр һәм җырлар белән сөендерергә ярата. «Мин үзем дә күп балалы гаиләдә үстем, без һәрвакыт тату идек һәм тату булып бүген дә гомер итәбез. Шуңа күрә тормыш иптәшем белән улларыбызны да әти – әниләр үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз», - дип уртаклашты Валентина Анатольевна. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, балалар сәнгать мәктәбендә хор һәм вокал укытучысы булып эшли башлый. Тәрбияләнүчеләр шунда ук талантлы һәм ярдәмчел педагогны яратып өлгерә, аның сәнгать үсешенә керткән өлешен һәм һөнәри осталыгын район җитәкчелеге дә югары бәяли. Берничә ел вокал-хор бүлеге мөдире булып эшли, директор булып эшләргә дә өлгерә. "Кече улым белән декрет ялына киттем. Һәм шунда минем тәмле һәм баллы кызыклы тормыш чорым башланды ", - диде күп балалы әни елмаеп. Эш шунда ки, Валентина Тяжова үзе өчен яңа хобби ачкан: татлы десертлар ясау. Хәзер бер генә гаилә бәйрәме дә тәмле ризыклардан башка узмый. Әйтергә кирәк, бу эштә дә камиллек дәрәҗәсенә ирешә. Баян, паспорт, автомобиль тәгәрмәче, балык һәм хәтта пилмән тулы кәстрүл рәвешендәге тортлар үзләренең тышкы кыяфәте белән гаҗәпләндереп  калмыйлар, тәме белән сокландыралар. "Миннән еш кына: "Ә кыз артыннан  кайчан барасыз?", -сорыйлар. Башта бик теләдем, тик хәзер улларым булуга һич кенә дә үкенмим. Алар минем бәхетем, минем куанычым һәм таянычым. Минем хыялым тормышка ашты", - ди Валентина Тяжова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International