Нурлатта 8 Март алдыннан узган турнир катнашучыларга бик күп якты тәэсирләр бүләк итте

2021 елның 7 марты, якшәмбе

Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча традицион турнир җиңүчеләре һәм призерларына дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бергә, әлбәттә, язгы чәчәкләр дә бүләк иттеләр. Нурлат хатын-кызлары эшләрендә уңышларга ирешеп кенә калмыйлар, яхшы әни һәм уңган хуҗабикә дә булып торалар, спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерәләр, сәламәт яшәү рәвеше дә алып баралар. Моны ел саен Нурлатта үткәрелә торган «Яңа гасыр - сәламәт буын» волейбол турнирында катнашучы хатын-кызлар тагын бер кат исбат итте. Быел «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе инициативасы белән район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук «ТАГРАС-ЭнергоСервис» яшьләр комитеты белән берлектә  оештырылган турнир бик күп якты һәм дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итте. Уенның финал өлеше аеруча истә калырлык булды, анда «ТАГРАС-ЭнергоСервис» күрше Аксубай районыннан килгән кунаклар белән очрашты. Биредә бик аз аерма белән нурлатлылар җиңү яулады. Өченче урынны Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең беренче командасы яулады. «Мондый спорт чаралары катнашучыларны берләштереп кенә калмыйча, сәламәт яшәү рәвешенә дә өндиләр, спортка, төрле яшьтәге нурлатлыларны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итәләр», – дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханиева.

Әлбәттә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган турнирда катнашучыларны бүләкләү тантанасы күңелле бәйрәмгә әверелде. Призерларга һәм җиңүчеләргә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе исеменнән дипломнар һәм бүләкләр, шулай ук турнирны оештыручылардан бүләкләр тапшырылды. Нурлатта популяр ир-ат волейбол командалары вәкилләре Илнур Насыйбуллин һәм Сергей Квашнин да искиткеч бүләк әзерләгәннәр - алар аерым уенчыларга аерым бүләкләр тапшырдылар. Ә Аксубай районы кунакларына бердәмроссиялеләр бүләк сыйфатында тәкъдим иткән милли ризык баурсак,  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында символик мәгънәгә ия булды. Кунакчыл Нурлат кунакларны һәрвакыт спорт аренасында каршыларга шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International