Быел ярышлар районара турнир форматында «Тулпар» спорт сараенда узды. Берничә ел дәвамында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе волейбол буенча турнир үткәрүнең инициаторы булып тора. Быел бердәмроссиялеләр бәйрәм турнирын район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “ТАГРАС-ЭнергоСервис"ның яшьләр комитеты белән берлектә оештырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел хатын-кызлар командалары арасында җиңү өчен көрәш аеруча кызу булды, чөнки турнирда 6 команда катнашты. Нурлат җыелма командасы, Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, «ТАГРАС-ЭнергоСервис» һәм «Үзәк район хастаханәсе» командалары, араларында Аксубай районыннан бер команда да бар иде.