Карл Маркс урамында хатын-кызларга һәм кызларга яшьармиячеләр лаләләр бүләк иттеләр. «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары берничә ел дәвамында оештырылучы күркәм традиция буенча «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез»дигән матур акция оештырдылар. Яшь армиячеләр шәһәр үзәгендә парад киемендә хатын-кызларны 8 Март белән котладылар һәм аларга кызыл лалә чәчәкләре тапшырдылар. Яшь армиячеләрнең җылы теләкләре, чәчәкләр белән бергә ихлас елмаюлары, кешеләрнең дә кәефләрен күтәрде. «Чәчәкләр бу кояшлы язгы көнне тагын да ямьлерәк итте», - дип рәхмәт белдерделәр хатын-кызлар.