Зур бәйрәм концерты Нурлат районының барлык хатын-кызларына багышланды

2021 елның 6 марты, шимбә

Шәһәр Мәдәният сараенда узган тантаналы чараның иң көтеп алынган һәм хөрмәтле кунаклары-хатын-кызлар. Бәйрәмдә аларга сәхнәдән безнең тормышны үзенең җылысы, матурлыгы һәм кайгыртучанлыгы белән тулыландырган өчен рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Аларга район иҗат берләшмәләре иң яхшы биюләрен, шигырьләр, матур җырларын бүләк иттеләр.

-Сезне якынлашып килүче иң матур һәм якты бәйрәм-8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, - дип район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин гүзәл затларга мөрәҗәгать итте, бик күп җылы сүзләр җиткерде, җәмгыятьтә хатын-кызның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. - Заманча хатын-кыз, элеккеге кебек үк, беренче чиратта тормыш иптәше һәм әни, тәрбияче һәм хуҗабикә, җаваплы хезмәткәр һәм киңәшче. Элеккедән аермалы буларак, сезгә, кадерле хатын-кызлар, район икътисадының барлык өлкәләрендә эшләргә туры килә, өстәвенә, аерым тармакларда хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итә. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәтне үз эченә алган социаль-мәдәни өлкәдә 80 проценттан артыгын хатын-кызлар били. Агросәнәгать секторында да хатын-кызлар аз түгел. Район үсешенә торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, дәүләт идарәсе өлкәләрендә эшләүче хатын-кызлар да лаеклы өлеш кертә. Нурлат хатын-кызларының казанышлары район башлыгының, «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсе секретаренең Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Бәйрәм якты һәм шатлыклы хисләргә бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International