Нурлатта бәйрәм ярминкәсе тематикага туры килде

2021 елның 6 марты, шимбә

Нурлат шәһәрендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Иртә таңнан аның ассортименты белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты. Ул рәтләр буйлап узды, җирле товар җитештерүчеләр, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим иткән продукция ассортименты белән танышты. Сатып алучыларның ит, сөт продукциясе, балык, кош-корт, шулай ук бал, икмәк-күмәч эшләнмәләре, яшелчә, төрле тозлы, кайнатма һ. б. ларны сайлап алу мөмкинлеге бар иде. 8 Мартка багышланган Нурлат ярминкәсе нурлатлыларны товарларның төрлелеге белән генә түгел, бәйрәм бүләкләре ясау мөмкинлеге белән дә сөендерде. 8 Мартка багышланган Нурлат ярминкәсе нурлатлыларны товарларның төрлелеге белән генә түгел, бәйрәм бүләкләре ясау мөмкинлеге белән дә сөендерде. Чөнки биредә шоколадлы роза, лалә чәчәкләре, гербер, пионнан, шулай ук бисердан чәчәк бәйләмнәре сатып алырга була иде. Биредә үк тәкъдим ителгән ә йомшак - ситсы һәм эрләнгән җепләрдән, кибетнеке түгел шулай ук нурлатлылар ясаган лол курчаклары да күңелле сувенир сыйфатында булды. Гомумән алганда, беренче язгы ярминкә бәйрәм ялларының менә дигән башлангычы булды. Ул шәһәр халкын гына түгел, авыл халкын да сөендерде. Соңгылары исә үзләреннән артканны  сатып кына калмадылар, бөртеклеләрнең – арпа, бодай һ. б. запасларын да тулыландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International