Бүген, 5 март көнне, шәһәр Мәдәният сараенда район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә киңәйтелгән планерка узды. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелган иде. Беренчесе буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов чыгыш ясады, ул районда санитар-экологик икеайлык үткәрү турында сөйләде. Икенче сорау язгы ташуга әзерлеккә багышланган иде, бу хакта Нурлат янгын-коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Рушан Йосыпов хәбәр итте. Район мәктәпләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек барышы турында район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина сөйләде. Нурлат районы буенча Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов 2020 елда районда кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау эшчәнлегенә йомгак ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина агымдагы елның беренче ике аенда спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлар турында сөйләде. Шунда ук Алмаз Сәлимович гүзәл затларга 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән иң җылы теләкләрен һәм котлауларын җиткерде. Ә җирле сәхнә осталарының иҗади номерлары якынлашып килүче бәйрәмгә матур бүләк булды.