Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 5 мартта кичке 6дан алып 6 мартта кичке сәгать 6га кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -10°...-14°, аязган вакытта -18°. Көндез максималь һава температурасы -6°..-9˚. Юлларда бозлавык саклана.
Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр Сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.
Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.
Машина йөртүчеләргә:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.