Бу көннәрдә күп кенә Россия шәһәрләрендә «Без бергә» бөтенроссия ярдәм проекты кысаларында «Үзебезнең геройларны: волонтерларны беләбез» акциясе уза. Аның барышында волонтерлар уңай кәеф һәм матур теләкләр теләп әфлисун бүләк итә. Чара хастаханәләрдә, шәһәр урамнарында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында уза.
Нурлат да бу акциядән читтә калмады. Шулай итеп, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова да акциягә кушылды һәм шәһәр урамында нурлатлыларга әфлисуннар таратып, аларга яхшы кәеф бүләк итте. Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге белгечләре исә район үзәк хастаханәсенең неврология бүлеге пациентлары янына барды. Әфлисун белән бергә алар стационарда яшәүчеләрне җылы сүзләре белән дәртләндерделәр һәм тизрәк терелүләрен теләделәр.