Дәрес Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Район мәктәпләрендә шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Парламент дәресләре дәвам итә. Чираттагы дәрес шәһәр Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Ралия Ханиева катнашында 1 нче шәһәр мәктәбендә узды. Дәрестә укучылар республикабызда төрле милләт вәкилләре арасында традицияләрне һәм тынычлыкны саклау турында кызыклы видеоматериал карадылар, аннары мавыктыргыч уен формасында биремнәр башкардылар. Ралия Йосыфхан кызы укучыларга район һәм шәһәр советларындагы депутатлар эшчәнлеге, шулай ук милләтара татулыкны саклау һәм республикада тормышка ашырыла торган милли программалар турында сөйләде. Дәрес ахырында ул мәктәп коллективына, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең республика мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча проекты кысаларында шахмат уенын бүләк итте. Әлеге проект «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.