3 мартта шәһәр Мәдәният сараенда медицина хезмәткәрләренең ел йомгаклары буенча киңәшмәсе булды, анда Нурлат район үзәк хастаханәсенең 2020 елда эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфигыйина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Икътисади анализ һәм фаразлау идарәсе башлыгы Гүзәл Хәбибуллина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус программалар һәм проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Эльза Мәрдәнова, Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин онлайн-режимда катнашты.
Төп доклад белән Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин медицина хезмәткәрләренә пандемия чорында куйган авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Утырыш ахырында баш табиб Нурлат үзәк хастаханәсе алдында 2021 елга торган бурычларны яңгыратты. Ахырдан бүләкләү тантанасы узды.