Яңа проект Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.
ЗАГС хезмәткәрләре фикеренчә, әлеге яңа заманча юнәлеш киемдә генә түгел, тормышта да аерылып торган этник стильдә туй барлыкка килергә тиеш.
Проектның идеясе шунда ки, әгәр кешеләргә үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли костюмнарыгы бик ошый икән, ни өчен аларны туйда кулланмаска соң? Барлык йолаларны үтәп, борынгы заманнардагы кебек киенеп туй үткәрү мәҗбүри түгел.
"Бары тик килешле аксессуарларны сайлап, мисал өчен, чигүле күлмәк киеп, банкет залын исә этно-стиль элементларын кулланып бизәп һәм милли музыка ярдәмендә заманча зәвыклы милли туй уздырырга мөмкин ич!", - диелә бүлекнең Инстаграмдагы язмасында.
Проектның җитәкчеләре костюмнарны, музыканы дөрес сайларга ярдәм итәр һәм туйны милли стильдә уздыруның барлык нечкәлекләре турында сөйләр, дип хәбәр ителә.
Барлык сораулар белән, Нурлат шәһәре, Гыйматдинов урамы, 70/а йорт адрес буенча ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итәргә (Никахлашу Сарае) һәм 8/84345/31930 телефон номеры буенча шалтыратып өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.