Нурлатта «Татнефть» структур бүлекчәләре цехлары хезмәт коллективларының ел йомгаклары буенча конференциясе узды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «Татнефть - Добыча» нефть һәм газ чыгару департаменты башлыгы урынбасары Азат Нургалиев, «Татнефть» ГАҖ профкомы рәисе Гомәр Яруллин, «Нурлатнефть» идарәсе башлыгы Владислав Куманяев катнашында Нурлат районында һәм Нурлатта урнашкан «Татнефть» ГАҖнең структур бүлекчәләре цехларының хезмәт коллективлары конференциясе узды.

Конференциядә 2020 елда «Татнефть» төркеменең эш нәтиҗәләре һәм агымдагы чорга планнары, 2020 елда «Татнефть» ГАҖ Коллектив шартнамәсенең үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2021 елга «Татнефть» ГАҖ Коллектив шартнамәсе проекты һәм башка мәсьәләләр яңгырады. Шулай ук конференциянең көн тәртибенә «Татнефть» ГАҖнең структур бүлекчәләре цехлары хезмәткәрләренең Нурлат территориаль профсоюз оешмасын төзү мәсьәләсе дә кертелде. Конференциядә катнашучыларның бердәм тавышы белән «Татнефть» ГАҖнең Нурлат территориаль беренчел профсоюз оешмасы комитеты рәисе итеп Ринат Мөхәммәтҗановны сайладылар. Шунда ук «Татнефть»ГАҖ хезмәт коллективы конференциясенә делегатлар да сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International