Бүләкләү тантанасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы эш йомгакларына һәм агымдагы ел бурычларына багышланган семинар кысаларында узды.
Семинарда тулаем агросәнәгать комплексына - авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, кооперативларга, умартачылык тармагына кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды, бүген авыл халкын борчый торган мәсьәләләр күтәрелде, алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Монда шулай ук авыл халкына ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары, аларның өстенлекләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары турында җитди сөйләшү булды.
Бүгенге көндә районда 12 кооператив эшчәнлек алып бара, шуларның икесе узган ел ачылды, агымдагы елда Сәләнгеш авылында умартачылык буенча тагын бер кооператив үз эшен башлады. «Заготпром» - районда уңышлы эшләүче кооперативларның берсе, ул күргәзмәдә үзенең ит продукциясен дә тәкъдим итте. Бүгенге көндә кооператив 23 пайчыны берләштерә. Бүгенге семинар кысаларында Якты Күлдән Ринат Тимербулатов хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итү турында тагын бер килешү имзаланды.
«Без арадашчыларсыз, турыдан-туры районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары белән эшлибез. Бу аларга яхшы бәядән итләрен урнаштыруны гарантияли. Бүгенге көндә үз продукциясен җитештерүче һәркем белән хезмәттәшлек итәргә әзер, - ди «Заготпром» директоры Фәнис Вәлиев.
Семинар эшендә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты. Сәхнәдә ул 20 шәхси ярдәмче хуҗалык башлыкларына саву аппаратларын алуга сертификатлар тапшырды. Шулай ук дистәләрчә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре республика һәм район дәрәҗәсендәге бүләкләр алды. Чараны концерт дәвам иттерде.
Семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән дә таныштылар. Биредә районыбыз җитештерүчеләре белән беррәттән үз продукциясен республика һәм күрше Самара өлкәсе хезмәтчәннәре дә тәкъдим итте.