Нурлаттан шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова Татарстан Язучылар берлеге съездында катнаша

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан язучылар берлегенең XIX съезды уза. Чарада Нурлат шагыйрәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова да катнаша.

Чара Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында уза. Республиканың башка шәһәрләреннән катнашучылар өчен тагын ике мәйданчыкта - Әлмәттә һәм Чаллыда видеоконференцэлемтә оештырылган.

Берничә мәйданчыкта съезд үткәрү зарурлыгы санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында туган чикләүләр белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International