Нурлатта 8 Март уңаеннан бәйрәм чаралары старт алды

2021 елның 2 марты, сишәмбе

"Грани" мәдәни-ял үзәге беренче язгы һәм чәчәкле бәйрәмгә -  8 Март халыкара  хатын-кызлар көненә багышланган чаралар чиратына старт бирде.

Гөлсимә Гозәерова җитәкчелегендәге «Gamma» вокал студиясендә шөгыльләнүчеләр әниләрне һәм әбиләрне концерт программасы белән котладылар. Шулай ук мәдәни үзәк  хезмәткәрләре тарафыннан конкурслар һәм уеннар әзерләнгән иде, аларда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты.

Балалар өчен әзерләнгән “Серпантинлы дискотека” барысына да бик ошады. Бу мәдәни үзәкне шәһәр халкы үз итә. Әниләрнең берсе: «Монда матур, уңайлы, креатив, һәрчак киләсе килеп тора", - дип үз фикерләре белән бүлеште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International