Кичә ЮХИДИнең Нурлат бүлегендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль учреждениесе игълан иткән кар сыннары конкурсына йомгак ясадылар. Иҗади конкурста мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары, шулай ук район халкы теләп катнашты.
Конкурс җиңүчеләре арасында “Алтын балык” балалар бакчасы һәм Яңа Иглай мәктәбе коллективлары да бар. Җиңүчеләр итеп шулай ук әниле - уллы Алсу һәм Тимур Донсковлар, шәхси беренчелектә - “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче Кирилл Хорошев танылды.
Грамоталар һәм истәлекле бүләкләрне ЮХИДИнең Нурлат бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов һәм Нурлат шәһәрендә “БДД” ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова тапшырды.
"Конкурсның максаты - яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын кышкы чорда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләренә юнәлтү, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, районның белем бирү учреждениеләре базасында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен мәйданчыклар булдыру», – дип билгеләп үтте Гөлфия Гыймалтдинова.