Беренче республика игелек форумын “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе оештырды.
Бер ел элек барлыкка килгән коронавирус белән вәзгыять гадәти тормыш рәвешенә үзгәрешләр кертте, шактый кыенлыклар тудырды. Әмма шул ук вакытта үзараярдәм һәм ярдәмләшү кебек кешелек сыйфатларының кыйммәте дә артты, волонтерлык хәрәкәте яңадан торгызылды. Пандемиянең беренче көннәреннән үк, илнең һәр төбәгендә «Бердәм Россия» партиясе волонтерлык үзәкләре ачты. ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада әлеге хәрәкәткә 300 ләп партия волонтеры кушылды, пандемиянең иң авыр чорында аларның саны 800 кешегә җитте.
Бу чорда партиянең волонтерлык үзәге тарафыннан 19,5 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән. Социаль форумда Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләр үзләренең кызыклы волонтерлык практикалары турында сөйләделәр. Мәсәлән, Казанда социаль такси эшли башлады, Апас халкы үз бакчаларында үстергән уңышның бер өлешен мохтаҗларга белән уртаклашты. Түбән Камада зооприютлар эшли башлады. Әлеге инициативалар республикада төрле проектларга старт бирәчәк. Форумда билгеләп үтелгәнчә, «Бердәм Россия» әлеге юнәлештә эшне дәвам итәчәк. Инде коронавирус белән авырган гомуми практика табиблары шифаханәләрендә реабилитацияләүне күздә тоткан яңа проект старт алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.