Нурлатлылар видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг эшендә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг «Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенроссия конкурсында катнашу өчен территорияләр сайлау буенча тавыш бирү йомгаклары турында» дигән темасы белән бәйле иде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты. Нурлатлылар брифингта онлайн форматта катнаштылар.