Нурлатлыларны сырхауханәгә коронавирустан бушлай вакцинация ясарга чакыралар

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Шәһәр һәм район халкын COVID-19га каршы  Спутник V (ГАМ-Ковид-Вак) вакцинасы белән түләүсез вакцинация үтәргә чакыралар.

Хөрмәтле Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы халкы!

Сезне COVID – 19 авыруына каршы Спутник V (ГАМ-Ковид-Вак) вакцинасы белән түләүсез вакцинация ясарга Нурлат РҮХ сырхауханәсенә чакырабыз.

Коронавирус йогышы белән авыручылар саны югары дәрәҗәдә кала бирә. Үзеңне һәм якыннарыңны дөньядан алып китәргә яки сәламәтлекнең торышын озакка начарайтырга мөмкин,  үлемнән саклап калуның бердәнбер ысулы  - ул   вакцинация. Коронавируска каршы прививка йөзләгән кешегә ясалды инде.

Әгәр инфекцияне эләктерү янаган иң көчсез төркемнәрнең берсенә керсәгез, коронавирустан прививка ясатырга киңәш итәбез:

статистика буенча, авыру аеруча авыр уза торган, һәм йогышлы авырулардан соң өзлегүләр еш очрый торган 60 яшь һәм өлкәнрәк яшь төркеменә керсәгез;

бер яки берничә хроник авырулардан җәфа чиксәгез;

һөнәрегез  буенча, араларында инфекция йөртүчеләр дә булырга мөмкин булган көн саен күп санлы кешеләр белән элемтәгә керергә мәҗбүр булсагыз.

Вакцинацияне ничек ясатырга:

вакцинация алдыннан 222 нче кабинетта сырхауханәнең табиб-терапевты тикшерү – карау уздыра;

өлкәннәр өчен 221нче номерлы прививка кабинеты;

үзең белән паспорт, полис һәм амбулатор картаны алып керергә.

Прививка түбәндәге шартлар үтәлгәндә  ясала:

18 яшь тулган булса;

Соңгы 6 ай эчендә COVID-19 авыруы белән авырмаган булсагыз;

ОРВИ белән 14 көн эчендә авырмаган булсагыз (вакцинация вакытына);

Шәхси авыру тарихында көчле аллергик реакцияләр булмаса;

Авырлы булмасагыз һәм бала имезмәсәгез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International