Нурлатлылар Казанда гала-концертта катнаша

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Бүген, 1 март көнне, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина һәм Урта Камышлы мәктәбе укучысы Диана Гаврилова Казанда узган гала-концертта катнашалар.

Чара Халыкара туган тел көненә багышланган. Диананың тантанада катнашуы очраклы түгел, ул - Татарстан Республикасы этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестивале призеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International