Нурлат гимнастлары Чабаксарда спорт аэробикасы буенча ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

«Ледок» спорт мәктәбенең спорт аэробикасы буенча Нурлат командасы (җитәкчесе Евгения Трошина) республика җыелма командасы составында 9-11 һәм 12-14 яшь категорияләрендә спорт аэробикасы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты ярышларында катнашты.

 

Ярышлар 25-27 февральдә Чабаксарда узды.

Шулай итеп, Кира Вечкитова, Алия Мостафина, Ксения Краснова, Зөһрә Разяпова, Арина Шешокина 12 команда арасында “Төркем” номинациясендә финалга чыктылар һәм Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим иттеләр.

Виктория Власова "Индивидуаль чыгышлар" номинациясендә 2 нче өлкәннәр разряды нормативын үтәде.

Эмилия Ухванова җыелма команда составында «Трио» һәм «Төркем»номинацияләрендә өченче урынны яулады.

12-14 яшьлек кызлар - Зәринә Бәширова һәм Камилә Шаҗанова “Индивидуаль чыгышлар” номинациясендә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International