Иске Чаллы авыл китапханәсендә «Романсның моңлы көйләре...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Кичәдә китапханәнең даими укучылары, берләшмә әгъзалары һәм авылның актив кешеләре катнашты.
«Авылдашларыбыз Юрий Иванов, Светлана Пушкарева, Татьяна һәм Наталия Шароновалар Иван Тургенев, Николай Заболоцкий, Марина Цветаева, Белла Әхмәдуллина һәм башкалар шигырьләренә Петр Булахов, Александр Алябьев, Евгений Юрьев, Микаэль Таривердиев иҗат иткән романсларны башкардылар.
Чарага килгән һәркем танылган романсларны гына тыңлап түгел, сирәк башкарыла торган романслар яңгырашыннан да күңеленә ләззәт алды, - дип уртаклашты китапханә мөдире Лидия Айкина.
Китапханәдә шулай ук тематик күргәзмә дә оештырылган иде.