Биккол авылында җырчы Разия Гайнуллина иҗатына багышланган искә алу кичәсе узды

2021 елның 28 феврале, якшәмбе

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, вокал буенча педагог, җырчы Разия Мәрдегалим кызына 2 февральдә 75 яшь тулган булыр иде. Үзенең моңлы тавышы белән күп кенә тамашачыларның күңелен яулаган Разия Гайнуллина озак еллар Үзбәкстанда, соңрак Татарстанда эшләп, шактый талантлы җырчылар тәрбияләгән.

Тумышы белән ул Нурлат районының Биккол авылыннан, 2016 елда вафат булганнан соң, шунда җирләнгән.

Разия Гайнуллина гомер буе авылдашлары белән элемтәдә тора. Җырчының иң кадерле әйберләре – сәхнә костюмнары, төрле елларда алынган бүләкләр, аның турында мәкаләләр бастырылган газеталар, яздырып калган җырлар җырлар хәзер авыл мәдәният йортында туган якны өйрәнү музеенда саклана.

Рәзилә Мәрдегалимовнаның тууына 75 ел тулу уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре чара үткәрделәр. Кичәдә җырчы яратып җырлаган җырлар яңгырады, аның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International