Пенсиядә булса да, сыерларын да асрый, кош-кортын үстерә, бакча да утырта. "Әгәр ялкауланмасаң, бөтен җирдә яхшы яшәргә мөмкин". Гөлсирә Әбдерәхимова өчен бу сүзләр күптән аның тормыш девизына әверелгән.
Ул Киекледә туган һәм кечкенәдән үк эшләп үскән. Кияүгә чыккач, ире белән Казахстанга китеп барганнар, анда да терлек асрап, яшелчә үстереп, эшләргә дә өлгереп гомер иткәннәр.
Яңадан туган якларына күчеп кайткач, яңа тормыш башларга туры килсә дә, югалып калмаганнар. Мамыкта җирле хуҗалыкта Гөлсирә апа сыер савучы, ире – комбайнчы булып эшли, хуҗалык тота башлыйлар. Кызганыч, Гөлсирә апа бүген ялгыз яши. Тик ул пенсия яшендә кул кушырып утырырга кирәк дип санамый, хәленнән килгәнчә, балаларына, оныкларына ярдәм итәргә тырыша. Бүген аның шәхси ярдәмче хуҗалыгы - күп кенә яшь гаиләләр дә көнләшерлек.
Гөлсирә Минхаеровна, эш юк, дип зарланучы яшьләргә гаҗәпләнә. Сәламәтлек булса, хезмәт – ул шатлык кына, дип саный ул.