Шәһәр Мәдәният йортында туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган «Милли төсмерләр» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.
Конкурска республикабызның һәм районыбызның истәлекле урыннары сүрәтләнгән 200дән артык рәсем тәкъдим ителде. Конкурста 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.